В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4 һәм 5 августта 14 яшькә кадәрге балалар балалар тимер юлында түләүсез йөри алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). 4 августта Юдино урман массивында Тимер юлчылар көне бәйрәм ителәчәк. Бу көнне җитештерү алдынгылары бүләкләнәчәк, сәхнәдә бәйрәм концерты узачак.
4 и 5 августта Залесный бистәсендәге балалар тимер юлында да зур бәйрәм программасы әзерләнгән. 14 яшькә кадәрге балалар балалар тимер юлында түләүсез йөри алачак.
Вокзал территориясендә күңел ачу тамашасы, бушлай туңдырма, бәйгеләр һәм бүләкләр көтә, дип хәбәр итә Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы матбугат хезмәте.
Искәртергә кирәк, августның беренче якшәмбесендә корыч магистральләр эшчеләре традицион рәвештә һөнәри бәйрәмнәрен – Тимер юлчылар көнен билгеләп үтә. Ул 1896 елда оештырылган һәм Россиядә тимер юл төзелешенә нигез салган император Николай I туган көненә туры китерелгән.