Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2025, 16:31

Гыйнварда Казанның өч паркында этләр өчен бушлай дәресләр уздырачаклар

Беренче очрашу 12 гыйнварда 15:00 сәгатьтә планлаштырыла

Гыйнварда Казанның өч паркында этләр өчен бушлай дәресләр узачак. Очрашуларда шәһәр халкы өй хайваннарына әйләнә-тирә дөньяда ничек җайлашырга ярдәм итәргә, аларны төп командаларны ничек үтәргә өйрәтергә, шулай ук әйберләрне ис сизү ярдәмендә табарга икәнен беләчәк.

Укуларны этләр тотышы буенча белгеч Полина Кучеева үткәрәчәк. Көчекләргә багышланган беренче очрашу 12 гыйнварда «Крылья Советов» паркында узачак. Бер атнадан – 19 гыйнварда – Тинчурин исемендәге паркта казанлыларга ноузворк турында сөйлиячәкләр. Күнегүләр буенча соңгы дәрес 26 гыйнварда планлаштырылган. Килүчеләрне Юлиус Фучик урамындагы бульварда көтәләр.

Барлык очрашулар да этләр йөртү өчен мәйданчыкларда оештырыла. Дәресләр 15:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен тренерга Telegram аша язылырга кирәк: @polina_kazandogs.

Катнашуга 3,5 айдан алып көчек һәм этләр рөхсәт ителә, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә. Хайваннар вакцинацияле булырга, карантин чорын үтәргә һәм паразитлардан эшкәртелгән булырга тиеш.

Барлык яңалыклар

Гыйнварда Казанның өч паркында этләр өчен бушлай дәресләр уздырачаклар

<p> Гыйнварда Казанның өч паркында этләр өчен бушлай дәресләр узачак. Очрашуларда шәһәр халкы өй хайваннарына әйләнә-тирә дөньяда ничек җайлашырга ярдәм итәргә, аларны төп командаларны ничек үтәргә өйрәтергә, шулай ук әйберләрне ис сизү ярдәмендә табарга икәнен беләчәк. </p> <p> Укуларны этләр тотышы буенча белгеч Полина Кучеева үткәрәчәк. Көчекләргә багышланган беренче очрашу 12 гыйнварда «Крылья Советов» паркында узачак. Бер атнадан – 19 гыйнварда – Тинчурин исемендәге паркта казанлыларга ноузворк турында сөйлиячәкләр. Күнегүләр буенча соңгы дәрес 26 гыйнварда планлаштырылган. Килүчеләрне Юлиус Фучик урамындагы бульварда көтәләр. </p> <p> Барлык очрашулар да этләр йөртү өчен мәйданчыкларда оештырыла. Дәресләр 15:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен тренерга Telegram аша язылырга кирәк: @polina_kazandogs. </p> <p> Катнашуга 3,5 айдан алып көчек һәм этләр рөхсәт ителә, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә. Хайваннар вакцинацияле булырга, карантин чорын үтәргә һәм паразитлардан эшкәртелгән булырга тиеш. </p>