В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коронавирус инфекциясенең авыр формалары өлеше 33%-ка кимегән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Ксения Швецова). Татарстанда һәм аның башкаласында инфекция йоктыруның төп күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Әйтик, гыйнвар нәтиҗәләре буенча авырулар дәрәҗәсе 2020 елның декабренә караганда 6%-ка кимегән, авыр формалар өлеше – 33%-ка, вирусның симптомсыз формалары – 8%-ка. Әмма барлык кертелгән чикләүләрне, шул исәптән битлек режимын гамәлдән чыгару мөмкинлекләре турында фикер алышу март ахырыннан да иртәрәк булмаячак, бу вакытта белгечләр эпидимиологик сезонны тәмамлау турында сөйләргә мөмкин булачак, дип билгеләп үтте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Узган тәүлектә Татарстанда 85 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән, пандемия башланганнан бирле барлыгы 16 мең 302 очрак, күрсәткеч 100 мең кешегә 417, 7 тәшкил итә. Казанда тәүлек эчендә 68 авыручы ачыкланды, 4 кеше Спас районында яши, 3 кеше – Лаеш районында, 2 кеше – Яр Чаллыда, Питрәч һәм Чистай районнарында, бер кеше – Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама районнарында.
Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала, 14 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 26 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 11кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 авыру – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 5 – 90 яшькә кадәр һәм 90 яшьтән өлкәнрәк кеше, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Бөтен чорда 12 мең 812 пациент савыкты, шул исәптән 92 – узган тәүлектә.
Узган җиде көн нәтиҗәләре буенча коронавирус инфекциясенең яңа очраклары арту темпы гыйнвар дәрәҗәсендә – 0,5% саклана, дип хәбәр итте Л.Авдонина. «Әгәр декабрьдә абсолютта 2 мең 495 очрак теркәлгән булса, гыйнварда – 2 мең 762 очрак», – дип өстәде ул.
Авыручыларның күп өлеше Казанга туры килә – авыруларның гомуми структурасында 55%. Гаилә эчендәге зарарланулар хезмәт коллективларында йоктырудан 2,6 тапкырга артык: өй эчендә ковид белән 72% зарарланган, шул ук вакытта эштә – 27%.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавируска 8 мең 212 тест үткәрелгән, 100 мең кешегә 200,1 тест уздырылган.
Гомумән алганда, кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар белән бәйле вәзгыятьне бәяләп, белгечләр билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада элеккечә грипп очраклары теркәлми. «Соңгы атнада бер парагрипп очрагы һәм бер риновирус ачыкланды, – дип хәбәр итте Л.Авдонина. – ОРВИ йоктыру дәрәҗәсе шулай ук кими – Татарстан буенча ул эпидемиологик чиктән 6,7%-ка түбәнрәк, Казан буенча – 13%-ка».
Республика аэропортларында санитар-карантин контроле дәвам итә – Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре очып килүче судноларны карый, пассажирларны һәм экипаж әгъзаларын вирус инфекцияләре билгеләре булу-булмауга тикшерә.
Татарстанга башка илләрдән килгән һәркемгә өч календарь көн дәвамында коронавируска тест узарга һәм аның нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталына кертергә кирәк, дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары. Чит илләр белән авиаэлемтәләр яңартылганнан бирле Татарстанга барлыгы 8 мең 598 кеше кайтты, шуларның 97,8%-ы анкеталар тутырды һәм тест нәтиҗәләрен кертте. 1966 кеше тикшерү үтмәгән һәм дәүләт хезмәтләренә үз нәтиҗәләрен кертмәгән. Бүгенге көнгә 167 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 1 млн 446 мең сум штраф салынган. Тест узмаган калган пассажирлар буенча материаллар эштә, дип хәбәр итте Л.Авдонина.
«Тест нәтиҗәләрен игътибар белән кертергә кирәк, без аларны көн саен күзәтәбез һәм хаталарны күрәбез, – дип өстәде ул. – Кайберәүләр ПЦР-диагностика нәтиҗәләре урынына антитәнчекләргә тест нәтиҗәләрен кертә, ләрикенчеләре – гади буш битләр яки рәсемнәр. Болар барысы да хокук бозу булып тора. Техник проблемалар аркасында килеп чыкса, безгә идарәгә килергә, тест нәтиҗәләрен китерергә кирәк, ул чакта хокук бозулар турында беркетмәләр төзелмәячәк».
Күп кенә авиакомпанияләр очышка утыртыр алдыннан ковидка тест нәтиҗәләрен таләп итә. Шул рәвешле, пассажирлар еш кына Россиягә кайтканчы чит илдә тест бирәләр. Дәүләт хезмәтләре порталына мондый нәтиҗәләр бирелергә тиеш түгел, дип ассызыклады спикер. «Порталда бары тик Россиягә кайтканнан соң өч көн дәвамында пассажир узган тест нәтиҗәсе генә булырга тиеш», – диде Л.Авдонина.
Бүгенге көнгә «Спутник V» вакцинасы белән республиканың 14 мең 100 кешесе вакцинацияләнгән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Шуның 2 мең 617-се икенче доза вакцина алган. Хәзерге вакытта 33 мең 242 доза вакцина комплектының 42,4%-ы кулланылган.
Вакцинадан соң табиблар бернинди дә җитди өзлегүләр күзәтми, дип өстәде В.Жаворонков.
Л.Авдонина, үз чиратында, ковидтан вакцина ясау кешенең авырып китүенә йөз процент гарантия бирмәвен, әмма җитди өзлегүләрдән һәм үлем нәтиҗәләреннән саклый, дип билгеләп үтте.
Тулаем алганда, коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны буенча 54% – ир-атларга, 46% – хатын-кызларга туры килә, дип хәбәр итте в.Жаворонков. Ул шулай ук ковидтан үлүчеләр саны структурасында яшь өлеше турында сөйләде. Мәсәлән, үлем очракларының 3,2% – 40 яшькә кадәр, 7,2% – 40-тан 50 яшькә кадәр, 11,9% – 50-дән 60 яшькә кадәр, 25,9% – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 33,1% – 70-тән 80 яшькә кадәр, 16,9% – 80-нән 90 яшькә кадәр һәм 1,8% – 90 яшьтән өлкәнрәк пациентларга туры килә.
Тулаем алганда, авырулар саны кимүгә карамастан, инфекция идарә итә алырлык булсын һәм барлык чикләүләрне бетерә башлар өчен, халыкның 60%-тан артыгы вакциналаштырылган яки авырып савыкканнан соң иммунитетка ия булырга тиеш, дип хәбәр итте Л.Авдонина. «Битлек режимы һәм башка кагыйдәләр эпидимиологик сезон тәмамланганчы, ким дигәндә, сакланачак. Бу сезонның озынлыгы тышкы факторларга бәйле. Кайвакыт без февральдә һәм мартта авырулар артуын күзәттек. Шуңа күрә март ахырына кадәр барысы да һичшиксез сакланачак, әлегә шундый планканы куябыз. Ә анда вәзгыятьнең ничек үсүен, яңа авырулар үсеше темпының нинди булачагын караячакбыз, – диде Л.Авдонина. – Без күпләп вакцинация эпидимиологик процесска йогынты ясар дип өметләнәбез, һәм март азагында без карар кабул итәрбез».
Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә гамәлдә булган чикләүләр һәм кагыйдәләр – битлек режимы, кулларны эшкәртү һәм еш юу, дистанцияне саклау – болар барысы да башка йогышлы авырулар санының кимүенә йогынты ясады, дип билгеләп үтә экспертлар. Алар арасында – тамчы инфекцияләр (җил оспасы, скарлатина), эчәк инфекцияләре (ротавирус, сальмонеллез) һәм башкалар.