В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәяхәтчеләр «Казан – Восстание» вокзалы хезмәтләреннән барыннан да ешрак файдаланган
Агымдагы елның гыйнварында Татарстан башкаласының тимер юл вокзалларыннан 200 меңгә якын кеше юлга кузгалган. Пассажирлар санының иң зур үсешен «Казан – Восстание» вокзалы күрсәтте: аның хезмәтләреннән 50 мең граждан файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16% ка күбрәк.
«Казан» вокзал комплексыннан ерак араларга йөрүче һәм шәһәр яны поездларыннан гыйнварда 150 меңнән артык кеше файдаланган – бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә, дип хәбәр иттеләр Горький тимер юлы матбугат хезмәтендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, февральдән биш шәһәр яны поезды яңа график буенча йөри. Үзгәрешләр Казанны Кукмара, Арча, Сосновка һәм аэропорт белән тоташтыручы юнәлешләргә кагылды.