В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы акцияләр 9 нчы һәм 10 нчы февральдә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы февраль). 9 нчы һәм 10 нчы февральдә казанлылар үз ВИЧ-статусларын бушлай һәм аноним рәвештә тикшерә алачак. Теләүчеләр өчен сәламәтлеккә экспресс-скрининг, социаль хезмәткәр һәм психолог консультацияләре уздырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Пәнҗешәмбе көнне, 9 нчы февральдә, тест-мобиль Горький исемендәге паркта «Хезмәт резервлары» стадионы каршында эшләячәк, ә җомга көнне – Бауман урамындагы сәгать янында. Процедураны 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин.
Гыйнвар аенда Татарстанда шундый 9 акция булды, шуларның 6 сы республика башкаласында оештырылды. ВИЧ-инфекциягә тестны 254 татарстанлы узган, шул исәптән Казанның 181 кешесе, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла.