Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2024, 21:11

XII Республика ифтары бөтен Татарстаннан 12 мең мөселманны җыйды

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган әлеге чарада Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин катнашты

Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XII Республика ифтары узды, анда бөтен төбәктән 12 мең мөселман җыелды. Чарада республика рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Күргәзмә комплексы павильонында кунаклар өчен хәләл-маркет оештырылган, шулай ук изге Рамазан аена багышланган 3D-инсталляция әзерләнгән иде. Республика ифтары интернет челтәрендә туры эфирда трансляцияләнде.

Чарада берничә чит ил дәүләте илчеләре һәм консуллары, халыкара оешма вәкилләре һәм республиканың дини берләшмәләре җитәкчеләре катнашты. Шулай ук ифтарга махсус хәрби операция ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның туганнары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары чакырылган. Казанда яшәмәгән кешеләр өчен транспорт каралган.

Ифтар ел саен традицион рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла. Аларга 700 ләп волонтер ярдәм итә, дип хәбәр итте төбәк башлыгының матбугат хезмәте.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар