Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2022, 09:19

Казан Кремлендәге «Манеж» күргәзмәләр залында Иран сәнгате әсәрләрен тәкъдим итәчәкләр

Экспозициягә килүчеләр төрле жанрда һәм техникаларда башкарылган 200 гә якын эшне күрә алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче май). 20 нче майдан Казан Кремлендәге «Манеж» күргәзмәләр залында «Борынгы Фарсы мирасы. Иран сәнгате» экспозициясен карап була. Анда Иран халкының күп гасырлык традицияләрен үз эченә алган 200 гә якын әсәр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәдә минакари, фирүзә-куби, хатамкари, каламкари, торевтика һәм чеканка кебек төрле жанрларда һәм техникаларда эшләнгән әйберләрне күрергә мөмкин булачак. Килүчеләр туку, мозаика, агач һәм сөяк кисү осталарының эшләре белән танышачак. Күргәзмәдә шулай ук фарсы мәдәнияте һәм Иран дәүләте символларының берсе булып торган кулдан тукылдан келәмнәр дә булачак. Фарсы миниатюрасы сәнгате хәзерге Иран рәссамы Мәхмүд Фаршчиян иҗат иткән китап иллюстрацияләрендә күрсәтеләчәк.

Экспозицияне фоторәсемнәр һәм картиналар тулыландырачак. Аларда Иран архитектура һәм мәдәни объектлары, шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән табигый тыюлыклар сурәтләнгән.

Күргәзмә Татарстан Республикасында Иран мәдәнияте һәм сәнгате көннәре кысаларында оештырылды, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 24 нче майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак. «Манеж» күргәзмәләр залы, шулай ук «Эрмитаж-Казан» үзәге һәм Татарстанның Табигать тарихы музее кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк. Эш режимы һәм сеанслар графигы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Барлык яңалыклар