Экспертлар сәнгать, тарих, көнкүреш һәм автомобиль сәнәгате турында сөйләячәк.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче гыйнвар). Февраль аенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында Совет чорына багышланган лекцияләр циклы узачак. Экспертлар совет сәнгате, тарихы, көнкүреше һәм автосәнәгать турында сөйләячәк.
Беренче лекция 3 нче февральдә 18:30 сәгатьтә була. Сәнгать белгече, Казан театр училищесы укытучысы Светлана Авдошина «1960-1980 елларда сәнгать тормышында яңа эстетик кыйммәтләр» темасы белән чыгыш ясаячак. Тыңлаучылар совет сәнгатенең төп стильләре һәм юнәлешләре турында – соцреализмнан алып нонконформизмга һәм андеграундтка кадәр беләчәкләр.
Лекциягә керү «Җепшеклек чоры»ннан «үзгәртеп кору»га кадәр» күргәзмәсе, шулай ук «Пушкин картасы» билетлары буенча башкарылачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)567-80-67, +7 (843)567-80-68 телефон номерлары аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.