Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2018, 10:00

"Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә DigitalSkills-2018 чемпионаты узачак

Татарстан җыелма командасы составына Казан урта һәм югары уку йортлары укучылары керде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). 12 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча DigitalSkills-2018 буенча II тармак чемпионаты узачак.

Республиканың иң яхшы урта һәм югары уку йортлары студентлары "Веб-дизайн һәм эшләү", "Компьютер уеннарын 3D модельләштерү", "Бизнес өчен программа чишелешләре", "Мобиль робототехника", "Космик системалар инженериясе (FS)" һәм башка юнәлешләрдә көч сынашачак. Чемпионатның максаты - цифрлы икътисадны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү.

Чемпионатта Татарстан Республикасы данын 31 катнашучы яклаячак, алар үз осталыкларын 17 компетенциядә күрсәтәчәк. Татарстан командасы составына республика башкаласыннан катнашучылар да керде - Казан мәгълүмати технологияләр техникумы, КТТТУ-КАИ инженерлык лицей – интернаты, "Галактика" белем бирү үзәге, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, А.Н.Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ һ.б. укучылары.

Узган елдагы кебек үк, DigitalSkills ярышлар мәйданчыгы гына түгел, цифрлы икътисадта кадрлар һәм белем бирү мәсьәләләре турында фикер алышачак коммуникация мәйданчыгы да булачак.

Чемпионатны оештыручылар - РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, ТР Хөкүмәте һәм "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" союзы. Элегрәк алар 2018 елдан 2023 елга кадәр DigitalSkills мәгълүмати технологияләр өлкәсендә тармак чемпионатларын әзерләгәндә һәм үткәргәндә хезмәттәшлек турында килештеләр.

Иннополиста узган DigitalSkills чемпионатында илнең 15 төбәгеннән, шулай ук Иран һәм Көньяк Африка республикасы вәкилләре катнашты. Ярышлар 15 компетенция буенча узды. 120 конкурсант арасында 23 алтын, 9 көмеш һәм 8 бронза медаль уйнатылды. Татарстан вәкилләре ИТ-чемпионатта 10 призлы урын алдылар, дип хәбәр итә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Барлык яңалыклар