В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе атна башында һава торышы начарланыр дип көтелә.
Фото: Денис Гордийко
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә көчле явым-төшем көтелә. 11 нче декабрьдә көндез дә, кичен дә синоптиклар юеш кар, буран һәм көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил вәгъдә итә. Урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
10 нчы декабрь төнлә минус 7-12 градуска кадәр, көнчыгышта минус 17 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары минус 5-10 градуска кадәр күтәреләчәк. 11 нче декабрьдә төнге температура минус 5-10 градус, ТР көнчыгышында 13 градуска кадәр суык булыр дип көтелә. Көндез һава -5-0 градуска, көнчыгышта -8 градуска кадәр җылыначак. Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык булырга мөмкин.
Дүшәмбе, 12 нче декабрьдә, Татарстанда кар явачак, шул исәптән юеш кар, бозлы яңгыр һәм көчле көньяк җиле булачак, урыны белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Урыны белән буран, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин. Һава температурасы 0 градустан алып -5 градуска кадәр, төнлә республиканың көнчыгышында -8 градуска кадәр салкын булачак.