Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2022, 16:07

Ял көннәрендә Татарстанда буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр җил фаразлана

Киләсе атна башында һава торышы начарланыр дип көтелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы декабрь). 10-12 нче декабрьдә Татарстанда һава торышы сизелерлек начарланыр дип фаразлана. Бу актив циклонның Россиянең Европа территориясенә чыгуы белән бәйле.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә көчле явым-төшем көтелә. 11 нче декабрьдә көндез дә, кичен дә синоптиклар юеш кар, буран һәм көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил вәгъдә итә. Урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

10 нчы декабрь төнлә минус 7-12 градуска кадәр, көнчыгышта минус 17 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары минус 5-10 градуска кадәр күтәреләчәк. 11 нче декабрьдә төнге температура минус 5-10 градус, ТР көнчыгышында 13 градуска кадәр суык булыр дип көтелә. Көндез һава -5-0 градуска, көнчыгышта -8 градуска кадәр җылыначак. Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык булырга мөмкин.

Дүшәмбе, 12 нче декабрьдә, Татарстанда кар явачак, шул исәптән юеш кар, бозлы яңгыр һәм көчле көньяк җиле булачак, урыны белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Урыны белән буран, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин. Һава температурасы 0 градустан алып -5 градуска кадәр, төнлә республиканың көнчыгышында -8 градуска кадәр салкын булачак.

Барлык яңалыклар