Эссе һава торышы киләсе атна башында да сакланачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август). Ялларда Татарстанда эссе һава торышы сакланачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.
Казанда 12 нче августта алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Төнлә һава температурасы +16..+18 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда термометр баганалары +13..+15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +28..+30 градус җылы булачак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 12 нче һәм 13 нче августта, төнлә +8..+14 градуска, көнбатышта +18 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава +26..+32 градуска кадәр җылыначак.
Киләсе атна башында, 14 нче һәм 15 нче августта, республикада +27 дән +32 градуска кадәр температура белән эссе һава торышы сакланачак. Дүшәмбе көнне явым-төшем көтелми, сишәмбе көнне урыны белән кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал дип фаразлана.