В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда яңгыр һәм секундына 14 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Республикада явым-төшем һәм көчле җил көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Фаразлар буенча, иртәгә Казанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Алдагы төндә явым-төшем көтелми, һава температурасы +2-4 градус тәшкил итәчәк. Җомга көнне көндез синоптиклар яңгыр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчле җил вәгъдә итә. Термометр баганалары +6-8 градуска кадәр күтәреләчәк.
Республикада җомгадан шимбәгә каршы төндә бераз яңгыр көтелә. Һава температурасы +1 дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 1 нче апрель көнне көндез явым-төшем ихтималы аз, синоптиклар секундына 15 метрга кадәр җил һәм +6-11 градуска кадәр җылыну вәгъдә итә.
2 нче апрельдә, якшәмбегә каршы төндә явым-төшем көтелми. Һава температурасы 0 дән +4 градуска кадәр булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, һава +9-14 градуска кадәр җылыначак.
Дүшәмбе һәм сишәмбе, 3 нче һәм 4 нче апрельдә Татарстанда явым-төшем ихтималы аз. Төнге температура 0 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез республика халкын +11-16 градуска кадәр җылыну көтә.