В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә
Татарстанга төньяк антициклон килде, һәм республика районнарына салкын арктик һава төшә башлады. Беренчел фаразлар буенча, мондый вәзгыять киләсе атна уртасына кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда явым-төшем көтелми.
Алдагы тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм көнчыгыш җиле 6-11 м/с, урыны-урыны белән 13 м/с ка кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-4 градус булачак, көндез -4 тән 6 градуска кадәр җылыначак.
Ялларда Татарстанда термометр баганаларын төнлә -3..-8 градус, ә 13 октябрьдә республиканың көньягында һәм көнчыгышында түбән урыннарда -10 градус күрсәтәчәкләр. Шимбә көндез һава +2..+7 градуска кадәр җылыначак, якшәмбе көнне температура фоны +4 градустан алып +9 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Атна ахырына кадәр уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска түбәнрәк булачак.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, киләсе атна башында төнлә -3..-8 градуска кадәр суытачак, республиканың көньягында һәм көнчыгышында түбән урыннарда -10 градуска кадәр. Көндез һава +6..+12 градус.