В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда кар көртләре булырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
19 нчы февральгә каршы төндә Казанның аерым районнарында буран көтелә, җил тизлеге секундына 20 метрга кадәр булачак. Көндез синоптиклар -1дән +1 градуска кадәрге һава температурасы, юеш кар, буран һәм бозлавык фаразлый.
Татарстанда 19-20 нче февральдә юеш кар һәм буран көтелә, җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы 1 дән 6 градуска кадәр салкын булачак, ә көндез максималь температура +2 градуска җитәчәк. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан сакланырга кирәк. Иминлек каешларын эләктерергә, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртергә онытмагыз.
Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк – юлны бары тик махсус билгеләнгән урында гына светофорның рөхсәт итүче сигналына чыгарга ярый, ә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны кулланырга кирәк.