Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Киләсе ял көннәрендә, 22 һәм 23 сентябрьдә, Вахитов районының кайбер йортларында ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.
22 сентябрь 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Айвазовский ур., 27, 27а, Волков ур., 52, 54, 56;
14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Братск ур., 1 адресы буенча ут бетеп торачак.
23 сентябрь 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Муса Җәлил ур., 21, Кави Нәҗми ур.,18, Кремль ур. 6, Рәхмәтуллин ур., 1, 8;
14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Нурсолтан Назарбаев ур., 48, Марсель Сәлимҗанов ур., 29 адреслары буенча ут бетеп торачак.