В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дүшәмбе көндез Татарстанда +31-36 градус көтелә, урыны белән яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Бүген төнлә һава температурасы +15-17 градус тәшкил итәчәк, иртәгә көндез – +28-30 градус.
Татарстанда шимбәдән якшәмбегә каршы төндә +14-19 градус көтелә. 1 июльдә республикада һава температурасы +28-33 градус булачак.
2 июльгә каршы төндә Татарстанда +16-21 градус көтелә. Дүшәмбе көндез Татарстанда +31-36 градус көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.