В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндезге температура күрсәткечләре +20 градустан югары булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). 13-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән томан булачак. Төнлә һаваның минималь температурасы плюс 13-15 градус, көндез - плюс 22-24 градус тәшкил итәчәк.
Гомумән алганда, республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән көчле явачак, аерым районнарда яшен, томан булачак. Төньяктан талгын җил, яшен вакытында кыска вакытка көчәйгәндә тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы плюс 11-16 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +20-25 градуска кадәр күтәреләчәк.
14-нче июльдә республиканың күпчелек районнарында яңгыр көтелә, төнлә урыны белән көчле явачак. Аерым районнарда яшен фаразлана. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәю көтелә, төнлә һаваның минималь температурасы 11-дән 16 градуска кадәр, көндез – 21-26 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.