31-нче октябрьдә көндез һава температурасы 3-5 градус җылы булачак.
Фото: Денис Гордийко
Тулаем республика буенча төнлә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Шимбәгә каршы төндә һава температурасы +4-тән алып минус 1 градуска кадәр, көндез +3 градустан +8 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
1-нче ноябрьдә Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак, якшәмбе көндез явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнбатыштан төньяк, төньяк-көнчыгышка үзгәрүчән талгын җил. Төнлә һава температурасы +4 градустан алып минус 1 градуска кадәр, көндез 1 градустан 6 градуска кадәр җылы булачак.