Шимбә көндез бераз кар явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Иртәгә, 31 мартта, Казанда җылы һәм аязучан болытлы һава булачак. Көндез бераз кар явачак, төнлә явым-төшем күзәтелми.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә. Төнлә минус 8-10 градус салкын булачак, аяз вакытларда – минус 13, ә көндез терекөмеш баганалары 0 – минус 2 градус күрсәтәчәк.
Татарстан территориясендә шимбә төнлә минус 7-12 градус булырга мөмкин, аяз вакытларда – минус 18 градус, ләкин көндез минус 3 градустан +2 градуска кадәр булачак. Көндез кар явачак, бераз буран булырга мөмкин. 1 апрельдә төнлә – минус 1-6 градус, көнчыгышта – минус 9 градус, ә көндез минус 2 градустан +3 градуска кадәр булачак. Кар һәм юеш кар булырга мөмкин, урыны белән 18 м/с тизлек белән исүче көчле җил, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйлә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.