В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава торышы болытлы, аязучан, яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Татарстанда һәм аның башкаласында киләсе ял көннәрендә бераз суытыр, дип фаразлана. Һава торышы болытлы, аязучан, яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә.
Шимбә төнендә, 13-нче апрельдә, Казанда температура + 3-5 градус булачак. Көндез бераз җылырак булачак – һава 7-9 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан буенча тулаем алганда, шимбә төнендә температура 1-6, көндез – 5-10 градус җылы, көньяк-көнчыгышта 15 градуска кадәр югары булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 13-нче апрель көнне төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән томан төшәр, дип көтелә.
Якшәмбе көнне, 14-нче апрельдә, республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә урыны белән юеш кар, яңгыр көтелә. Көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил, урыны белән 17 м/с.кадәр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә минус 3-тән +2 градуска кадәр үзгәреп торачак. Көндез максималь һава температурасы 3-8 градус җылы булачак.