Машина йөртүчеләрдән юлларда игътибарлырак булуларын сорыйлар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Бу ялларда Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начарлануы көтелә. Тәүлек дәвамында төбәккә күз күреме начарлану белән бураннар, көчле кар киләчәк. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк.
15-нче гыйнвар көнне төнлә Казанда синоптиклар , кар, томан, буран, бозлавык һәм һава температурасын -7 дән -9 градуска кадәр булачак дип фаразлый. Көндез начар һава шартлары сакланачак, һава температурасы 10-нан 12 градуска кадәр салкын булачак. Татарстанның кайбер районнарында тизлеге секундына 18 метрга кадәр көчле җил белән буран һәм күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булуы көтелә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле, тыелырга кирәк. Һичшиксез, иминлек каешларын эләктерергә, ә 7 яшькә кадәрге балаларны балалар креслосларында йөртергә кирәк.
Җәяүлеләргә дә сак булырга – юлны бары тик моның өчен билгеләнгән урында гына светофорның рөхсәт итүче сигналына чыгарга, ә тәүлекнең караңгы вакытында күз күреме начар булган шартларда яктылык кайтаручы элементларны куллану зарур.