Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2018, 15:26

Ял көннәрендә Казанда һәм Татарстанда кар һәм буран узачак

Синоптиклар республика халкын юлларда бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.

(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Кар һәм буран Казанда һәм Татарстанда якындагы ял көннәрендә, 24-25 ноябрьдә узачак.

Бүген төнлә республика башкаласында аязучан болытлы һава, урыны белән кар һәм буран булырга мөмкин. Җил көнбатыштан, талгын, иртәнгә көчәячәк. Һаваның минималь температурасы - минус 9-11 градус, аязганда - минус 14 градус. Синоптиклар юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтә.

Шимбә көнне Казанда кар һәм буран көтелә, җил көчәйгәндә, тизлеге 15-17 м/с җитәчәк. һава температурасы минус 3-5 градуска җитәчәк.

Ял көннәрендә республикада болытлы, төнлә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кар һәм буран булачак. Җилнең тизлеге секундына 15-19 метрга җитәргә мөмкин, шимбә төнендә 9-14 градуска кадәр суыта, көнчыгыш районнарда һәм аязган вакытта – минус 15-20 градуска кадәр. 24 ноябрьдә көндез һава температурасы минус 3-8 градус тәшкил итәчәк.

24-25 ноябрьгә каршы төндә термометр баганалары шул ук күрсәткечләрдә калачак. Якшәмбе көнне минус 1-6 градустан түбән булыр дип көтелә. Республика юлларында бозлавык саклана, кар көртләре булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Барлык яңалыклар