В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль). Ял көннәрендә, 23 һәм 24 февральдә, Вахитов районының кайбер йортларында вакытлыча ут бетеп торачак
23 февральдә 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр ут Гоголь ур., 16, 19, 23, 23а, 18а, 29 адреслары буенча булмаячак;
шул 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатьткә кадәр Нурсолтан Назарбаев ур., 66, 68 һәм 70 адреслары буенча бетеп торачак.
24 февральдә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә Нурсолтан Назарбаев ур., 52, 54, 56 һәм Сәлимҗанов ур., 12, 14, 16 адреслары буенча ут бетеп торачак;
13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Фатых Кәрим ур., 26, 27, Сара Садыйкова ур., 10, Татарстан ур., 13, 43, 43а, 45, 47.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.