В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быелгы соңгы күчмә акция 17 нче һәм 18 нче декабрьдә булачак.
Фото: «Игелекле эшләр көне» фондының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). ТР башкаласында яшәүчеләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды карамагындагы мохтаҗларга ярдәм күрсәтә алалар. Быел җылы әйберләрне җыю буенча соңгы күчмә акция 17 нче һәм 18 нче декабрьдә «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу комплексы парковкасында узачак.
Хәзерге вакытта мохтаҗларга аеруча да өске кием, оекбаш, аяк киеме, балалар әйберләре, куртка һәм пальтолар кирәк. Ир-атлар өчен көндәлек киемгә дә ихтыяҗ бар. Киемнәр чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш, төсе, үлчәме һәм стиле әһәмиятле түгел.
«Ел ахыры – шкафларны артык киемнәрдән бушату, әйберләрегезгә икенче тормыш бүләк итү һәм ниндидер сәбәп аркасында яңа кием сатып ала алмаучыларны сөендерү вакыты. Ел саен складта 12 меңгә якын кеше өске кием, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр ала», – дип сөйләде «Игелекле эшләр көне» фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.
Акция 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча узачак.
Фонд 100 дән артык эт һәм мәче яшәгән «Бездомыши» хайваннар приютына ярдәм итә. Шуңа күрә кияргә яраксыз әйберләр дә кабул ителә. Моннан тыш, эчке кием, колготки, күн әйберләр һәм тулысынча синтетик тукымалардан тыш, кияргә яраксыз әйберләр дә кабул ителә, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» фонды матбугат хезмәте.
Узган елдан «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу комплексының беренче катында «Яхшы куллар» складының махсус контейнеры урнаштырылды. Теләгән кешеләр артык әйберләрен көн саен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр китерә ала.
Шулай ук Калинин ур., 3 адресы буенча «Яхшы куллар»ның әйберләрне кабул итү һәм кешеләргә бирү пункты эшли.