В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар «Черек күл» паркында, «Сәйдәш» мәдәни үзәге янындагы паркта һәм шәһәр бистәләрендә планлаштырылган
Алдагы ялларда Татарстан башкаласының берничә мәйданчыгында Май чабу күңел ачулары булачак. 1 һәм 2 мартта шәһәр халкы музыкаль-театральләштерелгән тамашалар карый, уеннарда катнаша яки коймак белән чәй эчә алачак.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкы өчен «Крылья советов» паркында концерт программасы 1 мартта 11:00 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне Кадыш (11:00) һәм Крутушка (14:00) бистәләрендә кышны озату булачак. Борисоглебск бистәсендә бәйрәм программасы 2 мартта 11:00 сәгатьтә, ә Коры Елгада – 14:00 сәгатьтә булачак.
Вахитов һәм Идел буе районнарында халык күңел ачуларында катнашырга мөмкин. «Черек күл» паркында бәйрәм программасы 1 мартта 11:00 сәгатьтә ачылачак. Шәһәр халкын музыкаль-театральләштерелгән тамаша, республиканың иҗат коллективлары чыгышы, уеннар һәм конкурслар, шулай ук коймак белән чәй эчү көтә. Отары бистәсенең мәдәният йорты янында халык күңел ачулары 11:00 гә, Мирный бистәсендә – 14:00 гә планлаштырылган.
Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр шулай ук берничә чарада була ала. Салават Күпере торак районында (Абзалов ур., 15) кышны озатканда барлык теләүчеләрне 1 март көнне 13:00 сәгатьтә көтәчәкләр. Бистәдә яшәүчеләр өчен «Красная Горка» һәм «Полимер» мәдәният йортларында мастер-класслар белән күңел ачу программасы 11:00 сәгатьтә узачак.
Тимер юлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйданда 2 март көнне 12:00 сәгатьтә иҗат коллективларыннан концерт-интерактив программа оештырылачак, уеннар һәм конкурслар уздырылачак. 10:00 дә шулай ук Петров паркында программа старт ала.
Совет районында Май чабуны Карьер бистәсенең «Туган Алан» скверында билгеләп үтә башлаячаклар. 1 март көнне 10:00 сәгатьтә музыкаль-театральләштерелгән тамаша, конкурслар, интерактив, ярышлар һәм коймак белән чәй эчү булачак.
Вознесенское бистәсе мәдәният йорты ишегалдында (Нардуган ур., 45) 11:00 сәгатьтә уеннар белән һәм иҗат коллективлары катнашында театральләштерелгән концерт программасы булачак. Шундый ук күңел ачулар 11:00 дә Константиновка бистәсенең мәдәният йорты ишегалдында (Интернациональная ур., 24а) көтелә. Царицыно калкулыгы бистәсе скверында бәйрәм чаралары 13:00 сәгатьтә узачак.
2 март көнне 11:00 сәгатьтә С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта (Совет ур., 18) «Май чабу – 2025» бәйрәме узачак. 11:00 сәгатьтә Нагорный бистәсенең «Нәни принц» скверында халык өчен музыкаль-театральләштерелгән тамаша, ярышлар һәм коймак белән чәй эчү булачак. «Сәйдәш» мәдәни үзәге ишегалдында (Николай Ершов ур., 57а) 12:00 сәгатьтә кунаклар «Май чабу җитте – капкаң ач!» театральләштерелгән программасын карый алачак.
Программада үзгәрешләр булырга мөмкин, дип ачыклык керттеләр Казан мәдәният идарәсендә.