24-нче октябрь төнлә Татарстан башкаласында томан булуы көтелә.
Фото: Денис Гордийко
Татарстан буенча шулай ук болытлы булачак, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә. 24-нче октябрьгә каршы төндә һава температурасы нульдән +5 градус аралыгында тирбәләчәк. Көндез һава температурасы +7-12 градусны тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
25-нче октябрьдә Татарстанда шулай ук болытлы булачак, төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил. 25-нче октябрьгә каршы төндә һаваның минималь температурасы 1-6 градус җылы, көндез +4...+9 градус булачак.