Бу көннәрдә явым-төшем көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Алдагы тәүлеккә Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышы фаразлый. 11-нче октябрьдән 12-нче октябрьгә каршы төндә бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +3-тән +5 градуска кадәр булачак. Көндез һава нульдән 10-12 градуска кадәр җылыначак, явым-төшем көтелми.
Татарстанның башка районнарында да аязучан болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән яңгыр явачак. 12-нче октябрь төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2-7 градус булачак, көндез максималь температура +7-дән +12 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе көнне, 13-нче октябрьдә, синоптиклар Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачагын фаразлый. Вакыты белән яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә. Төнлә һава температурасы нульдән 3-8 градуска кадәр югары булачак, көндез +8-дән +13 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.