18 нче ноябрьдән 19 нчы ноябрьгә кадәр ТР башкаласында айлык норманың 31% ын тәшкил иткән кар яуды.
Фото: Денис Гордийко
Казан Мэры Илсур Метшин тротуарларны сыйфатлы җыештыру кирәклегенә игътибар итте. «Тротуарларга игътибар итәргә кирәк. Кыш һәм юлларны кышкы режимда карап тоту әле башлана гына. Беренче, икенче һәм өченче категорияле юллар, поселок юллары буенча шелтәләр азрак. Тротуарларны кардан чистарту – алдагы кышкы сезонда аеруча игътибар бирергә кирәк булган бурыч», – дип ассызыклады ул.
И.Куляжев сүзләренчә, ТР башкаласында юл хезмәтләре юлларны эшкәртүгә керешкән, шул исәптән бозлавыкка каршы материал да сибә башлаган. «Трафик рөхсәт иткәнчә, шимбә һәм якшәмбе төннәрендә юл хезмәтләре кар чыгару белән шөгыльләнде. Әлеге чорда юлларда бозлавыкка каршы 3,5 мең тоннадан артык материал кулланылды, бу – икенче һәм өченче категорияле юллар өчен ком-тоз катнашмасы, шулай ук беренче категорияле юллар өчен бозлавыкка каршы реагент», – дип җиткерде ул.
«Без юл хезмәтләре яхшы эшләде, ягъни әзер иделәр дип саныйбыз. Техника бар, машина йөртүчеләр белән тәэмин ителеш җитәрлек. Вакытында чыгып, юлларны җыештырдык», – дип нәтиҗә ясады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, бу кыш шәһәр урамнарын кардан һәм боздан 579 махсус техника берәмлеге чистартачак, шул исәптән 4 яңа роторлы кар чистарткыч һәм 49 катнаш юл машинасы. Һава торышы кискен начарайган очракта, «Буран» планы буенча техника саны 1000 берәмлеккә кадәр арттырылачак.