В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һади Такташ, Нурсолтан Назарбаев, Эсперанто, Әбҗәлилов, Достоевский урамнарында яшәүчеләр утсыз калачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). 24 һәм 25 ноябрьдә Казанның Вахитов районындагы кайбер торак йортларда ут булмаячак.
24 һәм 25 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Һади Такташ ур., 123, 123а, 123б, 127.
Шул ук көннәрдә 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Нурсолтан Назарбаев ур., 76, 78, Һади Такташ ур., 78, 87, 89, 89а, 91, 93, 95 ,97, 99, 101, 103, 105, Эсперанто ур., 72, 74.
14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Әбҗәлилов ур., 3, Достоевский ур., 79, 79а, 81, Товарищеская ур., 9/42, Лейтенант Шмидт ур., 44, 46, 48.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.