В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республиканың кайбер районнарында яшен һәм секундына 20 метрга кадәр көчле җил булуы ихтимал.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Киләсе ял көннәрендә Татарстанда һәм аның башкаласында кызу һава торышы саклана. Атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, көндез һәм кичке сәгатьләрдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Иртәгә, 8 нче июльдә, Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытка көчәячәк. Һаваның максималь температурасы көндез +30 дан +32 градуска кадәр, төнлә 17-19 градус җылы булачак.
Татарстанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез һәм кичен яшен вакытында урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, төнлә һаваның минималь температурасы 10-15 градус тәшкил итәчәк, ТР көнбатыш районнарында +19 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава +32 градуска кадәр җылыначак.
9 нчы һәм 10 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы, шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал.