В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә республика буенча урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җил һәм яшен көтелә.
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы булачак, явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнчыгыштан секундына 49 метрга кадәр тизлектә җил булыр дип көтелә. Төнлә шәһәрдә һава температурасы +8..+10 градус тәшкил итәчәк, көндез – +20..+22 градус.
25 нче июнь төнендә Татарстанда явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итәчәк, көндез +20..+25 градуска кадәр булыр дип көтелә.
Алдан фаразлау буенча, киләсе атна башында, 26 нчы һәм 27 нче июньдә, зур явым-төшемнәр көтелми. Термометр баганалары +20..+26 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.