В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда синоптиклар алмашынучан болытлы һава вәгъдә итә
Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемсез җылы һава сакланачак. Тәүлек температурасы уртача климат нормасыннан 5-8 градуска артык булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Иртәгә Казанда явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә һава температурасы +14..+16 градус, көндез +23..+25 градуска кадәр җылына.
Гомумән алганда, шимбә һәм якшәмбе, 14 һәм 15 сентябрьдә төнлә термометр баганалары +3..+9 градуска кадәр түбәнәя, көнбатышта – +12 градуска кадәр. Көндез һава +20..+25 градуска җылыначак.
Башлангыч фараз буенча, киләсе атна башында, 16 һәм 17 сентябрьдә, явым-төшем ихтималы зур булмаячак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +20..+25 градус дәрәҗәсендә сакланачак.