В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез Казанда һава температурасы 2-4 градус салкын тәшкил итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Бүген кич Казанда аязучан болытлы булачак, бераз кар яварга мөмкин. Синоптиклар урыны белән томан һәм буран, көньяк-көнбатыштан уртача җил фаразлыйлар. Һава температурасы 7-9 градус салкын булачак, аязганда -11 градуска кадәр җиттәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Иртәгә көндез Казанда болытлы булачак. Кар, юеш кар, урыны белән буран һәм бозлавык, көньяк-көнчыгыштан салмак җил көтелә. Көндез минус 2-4 градуска кадәр җылытачак.
Шимбә көнне Татарстанда синоптиклар күпчелек районнарда төнлә бераз кар фаразлыйлар. Көндез һәм кич республиканың көнбатыш территорияләрендә буран, юеш кар һәм бозлавык булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -5-10 градус, көндез -1-6 градус булачак.
Якшәмбе көнне республика бик җылы һәм дымлы һава массасында булачак. Һава торышы начарланачак: буран, юеш кар, яңгыр, шул исәптән бозлы яңгыр булыр дип көтелә. Буран вакытында күрүнең сизелерлек начарлануы һәм бозлавык булуы ихтималы бар. Төнлә – 3-8 градус салкын, көндез -4- +1 градуска кадәр булачак. Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык булырга мөмкин.
Дүшәмбе көнне синоптиклар шулай ук буран һәм юеш кар фаразлыйлар. Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк. Көндез явым-төшем акрынлап туктаячак. Температура 6-11 градуска кадәр төшәчәк.
Сишәмбе, синоптиклар фаразлавынча, явым-төшем булмаячак. Төнлә һава температурасы 13-18 градус салкын булачак, көндез минус 8-13 градус көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.