В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда термометрлар +6 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Бүген төнлә Казанда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшемнәр фаразланмый. Төньяк-көнбатыштан уртача талгын җил булачак. Төнлә -3 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Иртәгә, 22 нче октябрьдә, көндез Татарстан башкаласында болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Төньяк-көнбатыштан уртача җил булачак. Һава +6 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Киләсе атна башында төбәктә төньяк циклонның атмосфера фронтлары үткәндә яңгыр явачак. Һава температурасы +7 градустан артмаячак.