Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Казанның сигез җәмәгать урынында 3 августта ачык экскурсияләр була
Иртәгә, 3 августта, Казанның сигез җәмәгать урынында парк идарәчеләренең ачык экскурсияләре узачак.

Әлеге очрашуларда казанлылар паркларның эчке эш процесслары турында беләчәк. Экскурсчылар территорияләр турындагы тарихи фактлар белән дә уртаклашачак.

Барлык чаралар 12:00 сәгатьтә башлана. Аларда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү мәҗбүри, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә

Экскурсияләр Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае янындагы паркта, «Светлая долина» паркында, «Крылья Советов» паркында, «Наратлык» паркында, «Әкият» курчак театры янындагы паркта, Чайковое күлләре янындагы паркта, Горки-Әмәт урманында һәм «Аккош» урман-паркында.

2024-08-02T15:26:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.