Дәвалауда булган хәрби хезмәткәрләр Казан укучыларыннан котлаулар белән бүләк җыелмалары һәм открыткалар алдылар.
Фото: Денис Гордийко
«Рәхмәт һәм ярдәм сүзләрен җиткерәсем килә. Сез үз бурычыгызны намус белән башкарасыз һәм бу сокландыргыч. Сезгә сәламәтлек телибез! Әлбәттә, без барыгызны да җиңү белән көтәбез», - диде ул.
Хәрби хезмәткәрләргә шәхси гигиена чаралары белән барлыгы 102 комплект бүләк әзерләнде, алар шулай ук Казан укучыларыннан котлау открыткалары алдылар. «Бәйрәм алдыннан укучылар хәрби хезмәткәрләргә сәламәтлек һәм игелек теләделәр, аларның батырлыкларына соклануларын белдерделәр. Бүген без фронтка укучылардан 3 меңнән артык открытка җибәрдек», – дип билгеләп үтте Социаль сәясәт идарәсе башлыгы.
Казанда мобилизацияләнгән шәһәрлеләргә генә түгел, аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә, дип искәртте Ирина Смирнова. Муниципаль дәрәҗәдә кабул ителгән чаралар арасында мәктәпләрдә балаларны бушлай кайнар ашату, балалар бакчасы өчен абонент түләвеннән азат итү, җәмәгать транспортында балаларны бушлай йөртү, «Батыр» картасы буенча мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә булу мөмкинлеге бар. Алар турында тулырак мәгълүматны KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.
Шулай ук республика башкаласында мобилизацияләнүчеләр һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары эшләвен дәвам итә. Пунктлар яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан, алар «Игелекле Казан» логотиплары белән билгеләнгән. ТР башкаласыннан Лисичанскига быел 100 тонна гуманитар йөк җибәрделәр инде.
Исегезгә төшерәбез, 150 урынлы хәрби госпиталь Республика клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе янында узган елның сентябрендә ачылды. Медицина учреждениесе берничә корпустан тора – диагностика, дәвалау, йогышлы һәм административ-көнкүреш корпуслары. Медицина учреждениесендә аварияләр, һәлакәтләр һәм локаль хәрби конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күргән пациентларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә әзерләр.
Хастаханәгә яралыларны, шул исәптән авиация транспорты ярдәмендә дә китерә алалар. Анда хәрби хезмәткәрләргә, хәрби пенсионерларга, шулай ук Россия Оборона министрлыгының Хәрби дәвалау учреждениеләрендә медицина ярдәме алу хокукына ия булган башка категория гражданнарга ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да бар.