В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ремонт эшләре аркасында районның бер өлешендә су белән тәэмин итү туктатыла
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль). Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда шимбә көнне су белән тәэмин итүне вакытлыча сүндерәчәкләр. Бу ярты гасырдан артык элек урнаштырылган һәм авариягә юл куймас өчен алмаштыруны таләп итә торган бик арматураларын планлы рәвештә алыштыру белән бәйле. Ремонт эшләренә 70 эшче һәм 40 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.
Шимбә көнне, 8 нче июльдә, «Водоканал» Казанның Вахитов районында салкын су белән тәэмин итү магистраль үткәргечләрендә ремонт эшләрен башлый. Вишневский һәм Шмитд урамнары арасындагы участокта дүрт бик арматурасын алыштырырга кирәк – икесе диаметры 600 мм һәм берәр 500 мм һәм 250 мм. Алмаштыру аларның 100% тузганлыгы сәбәпле таләп ителә – арматуралар 1970 елларда урнаштырылган һәм хәзерге вакытта үз саклау функциясен башкармый. Шуңа бәйле рәвештә авария куркынычы югары булып кала, аны бетерү планлы ремонтка караганда күпкә күбрәк вакыт һәм көч таләп итәр иде.
Шуңа бәйле рәвештә Вахитов районы өлешендә су белән тәэмин итү шимбә, 8 нче июль, 12:00 сәгатьтән якшәмбе, 9 нчы июль, 19:00 сәгатькә кадәр туктатылачак. «Водоканал» объектларда 70 эшче һәм 40 берәмлек махсус техниканы җәлеп итә, бу ремонтның игълан ителгән срокларын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
Эшләр башкару белән бәйле рәвештә Вахитов районының кайбер өлешләрендә су белән тәэмин итү сүндереләчәк, ә Совет районының Гвардия урамы буйлап су белән тәэмин итү киметеләчәк. 492 күп фатирлы йорт, шулай ук берничә балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортлары, медицина учреждениеләре, административ биналар сусыз калачак.
«Водоканал»да билгеләп үтелгәнчә, ремонт эшләрен башкару өчен ял көне сайланган, чөнки күп кенә кешеләр шәһәрдән китә, ә мәктәпләр һәм югары уку йортлары эшләми.
Су тутырылган цистерналар килгән гаризалар буенча биреләчәк. Алар +7(843)231-62-60 номеры буенча кабул ителә.