В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты көндезге сәгатьләрдә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). 15-нче мартта Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда вакытлыча электр утын өзәчәкләр.
8.00-дән 17.00-гә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Әбҗәлилов ур., 3, Достоевский ур., 79а (28-нче гимназия), 79а, Товарищеская ур., 9/42, Шмидт ур., 44, 46, 48, 48а (255-нче балалар бакчасы).
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.