Ике торак йортка җылылык якын арада бирелер дип планлаштырыла.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, өзеклек 159 мм диаметрлы җылылык үткәргечтә булган. Авария-торгызу эшләрен «Казан җылылык челтәрләре» акционерлык җәмгыятенең ике бригадасы уздыра. Җылылык ике күп фатирлы торак йортта беткән, аларда 120 ләп кеше яши.
Авария-торгызу эшләре бүген 16:00 сәгатьтә тәмамланыр дип көтелә.