В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Өлкәннәр көненә багышланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). 21 нче сентябрьдә Казанның Вахитов районында Өлкәннәр көненә багышланган күчмә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашачак. Алар үз оешмаларында, шул исәптән өлкән шәһәрлеләр өчен дә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре казанлыларга хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Зинин ур., 3 адресы буенча «Региональ укыту үзәге» дәүләткә карамаган мәгариф учреждениесе бинасында узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)277-40-51 телефоны аша белергә була, дип хәбәр иттеләр Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, шул ук көнне шәһәрнең Яңа Савин районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында тагын бер вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.