Шәһәрлеләргә район предприятиеләрендәге эш урыннары тәкъдим ителәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Эш эзләүчеләр, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр, район предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, мәшгульлек үзәге белгечләреннән законнар, өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча консультация ала алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 9:00 дән 11:00 гә кадәр Качалов ур., 77 адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)277-40-51 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр ителә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.