В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация ала алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 24-нче май көнне Казанның Вахитов районында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Казанлылар район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак. Барлык теләүчеләрнең шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт гарантияләре һәм хезмәтләре мәсьәләләре буенча консультация алу мөмкинлеге булачак.
Вакансияләр ярминкәсе 09:00 сәгатьтән 11:00 сәгатьткә кадәр Качалов урамы, 77 адресы буенча узачак. Барлык килүчеләргә битлекләрдә булырга кирәк, дип хәбәр ителә Казан халкының мәшгульлек үзәге сайтында.