В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында мәгълүмат ала алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). 24-нче ноябрьдә Казанның Вахитов районында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкы район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, аларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында фикер алыша алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Зинин урамы, 3 адрес буенча Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Казан халкының мәшгульлек үзәге. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай. Тулырак мәгълүматны +7(843)277-40-51 телефоны буенча белергә була.