В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Буш эш урыннары турында мәгълүматны 17-нче декабрь көнне алырга мөмкин булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). 17-нче декабрьдә Казанның Вахитов районында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, аларның кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре, мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында консультация ала алачак.
Чара 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Зинин урамы, 3 («Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе бинасында). Вакансияләр ярминкәсенә керү бушлай.