В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Альфред Халиков урамыннан алып Локомотив ярымутравындагы элеккеге Прилуцкий гыйбадәтханә бинасына кадәрге участокта урнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Казанның Вахитов районында Протопоп Аввакум Петров урамы барлыкка киләчәк. Тиешле карар Татарстан башкаласы Башкарма комитетында имзаланды.
Яңа урам Альфред Халиков урамыннан алып Локомотив ярымутравындагы элеккеге Прилуцкий гыйбадәтханә бинасына кадәрге участокта урнашачак. Документ нигезендә урам «улица Протопопа Аввакума – Протопоп Аввакум урамы» дип аталачак.