Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2024, 16:00

Рөстәм Миңнеханов ТРның Инвестицион советы утырышын уздырды

Казанның Вахитов районында яңа кунакханә комплексы барлыкка киләчәк

Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Инвестицион советы утырышын уздырды. Каралган тугыз проектның икесен Казанда гамәлгә ашыру планлаштырыла. ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта шәһәр мэры Илсур Метшин катнашты.

Киләсе елда «Ядран-строй» компаниясе Казанда Отары һәм Победилово бистәләре янындагы ләм кырларын рекультивацияләүне төгәлләячәк. Бу урында «Зур Идел» мега-паркы калкып чыгачак. Өч этапта эшлекле конгресс-үзәк, күңел ачу паркы, кунакханә һәм апартаментлар, спорт инфраструктурасы (мототранспорт өчен трек һәм төрле спорт мәйданчыклары) төзеләчәк.

«Проект бик зур. Транспорт белән барып җитү мөмкинлеген дә кертеп, кайбер мәсьәләләрне дә исәпкә алырга кирәк. Шәһәр белән янәшә Идел буенда андый мәйданчык юк. Аны дөрес планлаштырырга, концепцияне гамәлгә ашыруга җентекле якын килергә кирәк», – дип ассызыклады Татарстан рәисе.

Территориядә эшләр «Экология» милли проектының «Иделне яхшырту» федераль экологик программасы кысаларында алып барыла. 2026 елда участок тупланган зыян объектлары реестрыннан төшереп калдырылачак.

Киләсе проект «АМ Групп» компаниясе проекты булды («КамаСтройИнвест» дәүләт корпорациясенә керә). Казанның Вахитов районында премиаль дәрәҗәдәге заманча кунакханә комплексы төзү каралган. Нәтиҗәдә шәһәрдә 270 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Комплекс шәһәр инфраструктурасына интеграцияләнәчәк, бу кунакларга транспорт белән барып җитү һәм шәһәрнең төп нокталары белән элемтә ягыннан уңайлыклар тудырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Башка инвестиция проектлары Яр Чаллыда тернәкләндерү үзәге, автоградта, Тукай, Лениногорск һәм Питрәч районнарында яңа производстволар төзүгә кагылышлы.

Барлык яңалыклар