Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 7 февральдә Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районында ут булмаячак.
13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Бутлеров ур., 20а.
9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Алтан бистәсендә түбәндәге урамнарда ут булмаячак: Бердәмлек, Габишев, Карагач, Строитель һәм: Үрмәле тыкрыгы, 2а;.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Восточный бистәсендә түбәндәге урамнарда ут булмаячак: Газ, Механиклар , Милосердие, Таулы.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында Зур Урам, 1, 1а, 2, 2а, 1б, 1в, 3, 6а, 16, шулай ук Зур Дәрвишләр бистәсенең Исаев, Кооператив, Совет урамнарында ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.