«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында быел 93 йорт яны территориясен төзекләндерәчәкләр. Соңгы биш елда 363 ишегалдында 563 йортта эшләр башкарылды, аларда 100 меңнән артык шәһәр кешесе яши. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Республика программасы буенча 2024 елда 81 ишегалды төзекләндерелгән, 19 меңгә якын кешегә яшәү шартлары яхшыртылган. «Безнең ишегалды»н гамәлгә ашыру чорында иң зур территория – Һади Такташ урамындагы 98 мең кв.м мәйданлы комплекс (7 мең кеше) торгызылган.
«Бу шәһәр ярдәме белән «Мәктәпкә юл» проектын гамәлгә ашырган беренче комплекс. Балалар, укытучылар, ата-аналар хәрәкәтен күзәтеп, 5 км яңа тротуарлар төзелде, чөнки микрорайонда ике мәктәп һәм өч балалар бакчасы урнашкан. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында әлеге проектны гамәлгә ашыруны быел да дәвам итәчәкбез», – диде Альберт Салихов.
Узган ел шулай ук тотрыклы үсеш принциплары буенча йорт яны территорияләре дә ремонтланган. Рихард Зорге урамындагы 93 нче һәм Камай урамындагы 3 нче йортлар ишегалларында тукыма һәм пластик җыючы фандоматлар — чүп-чарны сортларга аеру урыннары урнаштырылган. Ярты ел эчендә халык 14 мең пластик шешә һәм 18 тоннага якын тукыма тапшырган.
«Бу ишегалларында велосипед кую урыннары, урам җиһазлары һәм эшкәртелгән пластиктан шахмат өстәлләре белән чатырлар, эко мәйданчык, эшкәртелгән резиннан футбол кыры, кислород җитештерүче экограффити, яңгыр суын кулланып автомат су сибү системасы барлыкка килде», – дип өстәде Альберт Салихов.
Йорт яны территорияләрен төзекләндерү белән беррәттән, ел саен күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясала. Узган ел районнарда 35 йорт яңартылган, быел 49 йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла, 15 меңнән артык кеше өчен яшәү рәвеше яхшырачак. Шул ук вакытта мәдәни мирас объекты – Дзержинский урамындагы 3а йорт адресы буенча урнашкан торак йорт ремонтланачак.
Лифтларны алыштыру эше дәвам итә. Узган ел 11 йортта 24 лифт алмаштырылган, агымдагы елда 31 йортта 101 лифт алмаштыру планлаштырыла – узган елга караганда дүрт тапкыр күбрәк, шулай ук 141 подъездны ремонтлау планлаштырыла.