Ипподром урамында – инклюзив үзәк, ә инвалидлар йорты янында коворкинг һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яраклаштырылган коворкинг һәм ишегалды барлыкка киләчәк.
«Ышаныч» психологик ярдәм үзәгенең тагын ике бүлеген быел Вахитов һәм Идел буе районнарында Кулагин һәм Бертуган Касимовлар урамнарында ачарга планлаштыралар. Узган елның октябрендә Сәлимҗанов урамындагы яңа «Ышаныч» үзәге халыкны кабул итә башлады. Монда инде 363 консультация үткәрелгән.
Инклюзияне үстерү кысаларында Дубравная урамындагы 43 нче йортта «Восхождение» реабилитация үзәгенең инвалидлар һәм пациентлар йорты ишегалды төзекләндереләчәк. Ишегалдында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган спорт мәйданчыгы, махсус эскәмияләр урнаштырылган, уңайлы мохит булдырылган. Ә инвалидлар йорты каршындагы бинада инклюзив коворкинг барлыкка киләчәк, анда сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр кафеда очраша, эшли, мастер-классларда катнаша алачак.
Моннан тыш, быел Ипподром урамында инклюзив үзәк ачу планлаштырыла. Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уку-күнекмә фатиры, шулай ук спорт һәм актлар заллары барлыкка киләчәк.